Бүген, Халыкара гаилә көнендә, Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өч хезмәт династиясен хөрмәтләде.
Марат Нургаян улы Динмөхәммәтов һәм Алсу Хаҗимөхәммәт кызы Кәримова – өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре. Гаилә башлыгы учреждениедә инде 18 ел, ә аның тормыш иптәше – 4 ел хезмәт куя.
Ленара Вилсор кызы Шәйдуллина «Тылсым» комплекслы үзәгендә инде 20 ел эшли. Аның әнисе, пенсионер Әлфия Зиннәт кызы Гарифуллина, учреждениедә 13 ел эшләү дәверендә районның аз керемле гражданнарына ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткән. Социаль тармак хезмәткәрләренең хезмәт династиясен гаиләнең туганнары – Марат Вилсор улы Гарифуллин һәм Сүрия Гыйният кызы Гыйлаҗиева да дәвам итә.
Хезмәт династиясенең иң зуры хәзерге вакытта лаеклы ялда. «Тылсым» үзәге ветераннары Рәсимә Мәгсут кызы Насыйбуллина, Рафил Мәгсут улы Мәхмүтов, Әлфәрия Шәмсехәмәт кызы Мәхмүтова һәм Дания Рәшит кызы Мәхмудова хезмәтләрен өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтүгә багышлаганнар.
Хезмәт династияләрен бәйрәм белән «Тылсым» комплекслы үзәге директоры Нурсөя Мөбарәкова котлады. Ул гаиләләргә нык сәламәтлек, иминлек теләде.
Татарстанлыларга гаилә традицияләренең мөһимлеге һәм кыйммәтләре турында искә төшерүгә юнәлдерелгән әлеге акцияне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тәкъдим итте.