Чирмешән интернат-йорты хәйрия ярдәме кабул итә

2020 елның 15 мае, җомга

Стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең COVID-19 белән бәйле хәл аркасында карантинга китүе сәбәпле, Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре яңа эш режимына күчте. Хәзер алар 14 көн дәвамында социаль хезмәт алучылар белән бергә учреждениедә яшиләр.

Учреждениенең 12 хезмәткәреннән торган беренче смена инде эшен тәмамлады. Аларны 11 белгеч алыштырда. Хезмәткәрләрнең барысына да район башкарма комитеты азык-төлек җыелмасы рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтте.

Мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар интернат-йортка үз куллары белән тегелгән битлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International