Питрәч районында социаль тармак хезмәткәрләре хәйрия акциясе оештырдылар

2020 елның 15 мае, җомга

Әлеге катлаулы эпидемиологик һәм икътисади чорда Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре «Игелекле эш» дигән хәйрия акциясе оештырдылар. Социаль тармак хезмәткәрләренең инициативасына район эшмәкәрләре дә кушылды.

Акция кысаларында социаль хезмәткәрләр азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар сатып алдылар һәм алардан җыелмалар тупладылар. Аларны аеруча мохтаҗ гаиләләргә, аз тәэмин ителгән пенсионерларга һәм инвалидларга тараттылар. Акция белән Питрәч районының 10 гаиләсе колачланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International