Бүген Минзәлә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Марк Токарев халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде. Чара барышында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу барышында Марк Олегович терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау һәм аңа каршы тору, учреждениеләрдә террорчылык актларын кисәтү буенча чаралар турында сөйләде. Башлык ярдәмчесе катнашучыларга төрле хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде.
М.О. Токарев белгечләрнең терроризмга каршы торуның актуаль темаларына кагылышлы сорауларына актив җавап бирде. Комплекслы үзәк хезмәт коллективы район администрациясе вәкиленә эчтәлекле һәм конструктив очрашу өчен рәхмәт белдерде.