Бүген Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне Арча районындагы «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге төрле өлкәләрдә һәм эшчәнлек тармакларында һөнәри династияләрне хөрмәтләү буенча масштаблы акциягә кушылды. Татарстанлыларга гаилә традицияләренең мөһимлеге һәм кыйммәтләре турында искә төшерүгә юнәлдерелгән инициатива Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановтан килә.
Нурсөя Ринат кызы Дәүләтшина гаиләсендә дүрт кеше гомерен социаль өлкәгә багышлаган. Нурсөя Ринат кызы – гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире, ул «Мәрхәмәтлек үзәге»ндә 2000 нче елдан бирле эшли. Аның әтисе, Ринат Асат улы Хәлиуллин, күп еллар Әлки районы социаль яклау бүлеге мөдире булып эшләгән. Нурсөя Дәүләтшинаның абыйсы һәм сеңлесе дә хезмәт династиясен дәвам итүчеләр.
Комплекслы үзәк коллективы исеменнән директор Миләүшә Шакирова Нурсия Ринат кызын бәйрәм белән котлады, чәчәкләр, истәлекле бүләк тапшырды һәм киләчәктә дә хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләде. Учреждение җитәкчесе барлык коллективка гаилә иминлеге һәм сәламәтлек теләде.