Бала тәрбияләү буенча пособиенең минималь кулеме 2 тапкырга артты

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында балалы гаиләләргә ярдәм итү максатларында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан бала карау буенча 1,5 яшькә кадәрге пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттыру турында карар кабул ителде. Пособие күләме 6 751 сум тәшкил итәчәк.

Бу пособиене вакытлыча эшкә яраксызлык очрагында мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган, бала караучы гражданнар, шул исәптән студентлар ала.

Татарстан Республикасында әлеге пособиене алучылар саны 6 057 кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International