Үз психикаңны һәм нерв системасын, бигрәк тә үзизоляция шартларында, ничек сакларга? Монда безнең яшәешебезнең шартлары ярдәм итәчәк.
Бу атна дәвамында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр зарядка, буын һәм сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук бочча, шахмат һәм шашка, джакколо, өстәл теннисы, бильярд буенча турнирлар үткәрү планлаштырыла.
12 май көне учреждениедә зарядка белән башланды. Көннең икенче яртысында бочча буенча турнир булды. Өлкәннәр һәм инвалидлар, шулай ук хезмәткәрләр ярышып, мәйдан буйлап шарлар тәгәрәтте. Уенда интернат-йортта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары да катнашты.