Март башында Минзәлә районында яшәүче Данил һәм Айсылу Микериннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды – аларның сабыйлары дөньяга аваз салды. Улларына яшь әти белән әни Данис дип исем кушканнар.
Яшь гаилә өчен тагын бер күңелле мизгел – авыл әниләренә каралган 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика акчасын алу. 2019 елдан башлап мондый түләүләрне Минзәлә районының 30 гаиләсе алган инде.
Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яшь хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында карар Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңа 50 мең сум түләнә, әгәр ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса, аңа 100 мең сум акча каралган. Шулай ук 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы бала туганда билгеләнә.