«Шәфкать» комплекслы үзәге гаиләдә көч куллануны кисәтү буенча эш алып бара

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

12 май көнне Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Инстаграмдагы аккаунтында гаиләдә көч куллануны кисәтү мәсьәләсе буенча ышаныч телефоннары һәм хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче кризислы үзәкләк турында мәгълүмат урнаштырылды.

Төбәктә түбәндәге кризис үзәкләре үз эшчәнлеген башкара:

– «Әни йорты» кризис үзәге – йортсыз калган балалы әниләргә ярдәм итү үзәге. Биредә хатын-кызлар белән балалар кирәкле ярдәм алалар, үз-үзләрен тәэмин итәргә һәм балалар турында мөстәкыйль кайгыртырга өйрәнәләр;

- «Умиление» гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге. Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре: тормышны, гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау, җәмгыятьтә гаиләнең абруен һәм ролен ныгытуга ярдәм итү, йөкле хатын-кызларга, ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү.

Шулай ук учреждениянең @csontukay аккаунтында гаиләдә көч кулланудан зыян күрүчеләр өчен кайнар линия телефоны (8 801 100 8 801) һәм өйдә көч куллануны профилактикалау буенча видеоролик урнаштырылган. Әлеге видеоязманы 170 тән артык кеше караган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International