Дәрвишләр балалар интернат-йортында «Мин әйтәм!» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 12 мае, сишәмбе

«Тигез булу хокукы» программасын тормышка ашыру кысаларында Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты «Мин әйтәм!» проектын тормышка ашыра. Проектның максаты – ата-ана каравыннан мәхрүм калган һәм балалар интернат-йортларында тәрбияләнүче балаларда, альтернатив һәм өстәмә коммуникация чараларын кулланып, коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру. Программаны тормышка ашыру вакыты – 1,5 ел.

Максатчан төркем балалары белән көн саен махсус методикалар һәм программалар, визуаль-график чаралар кулланып, коммуникация күнекмәләрен формалаштыру буенча чаралар үткәрелә.

Гыйнвар аеннан максатчан төркем балалары белән махсус коммуникаторлардан файдаланып, коммуникатив күнекмәләр формалаштыру буенча эш алып барыла, шул исәптән визуаль-график чаралар белән комбинацияләрдә.

PECS карточкаларын үз эченә алган коммуникатив альбомнарны көндәлек тормышта куллану балаларга әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашырга мөмкинлек бирә. Проект кысаларында тәрбияләнүчеләрне социальләштерү максатчан төркем балалары өчен экскурсияләр үткәрү аша тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International