«Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында Питрәчнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Васильевич Козлов янына бардылар.
Очрашу бик җылы узды. Михаил Васильевич үзенең хатирәләре белән уртаклашты, кырыс сугыш еллары, солдатларның ныклыгы һәм чыдамлыгы турында сөйләде. Ветеранга бүләк итеп истәлекле фото тапшырылды.

Бүлек белгечләре шулай ук тыл хезмәтчәне Анна Лаврентьевна Ларина янында да булдылар. Очрашу «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» социаль проекты кысаларында оештырылды.
Волонтерлар һәм «Кайгырту» үзәге белгечләре белән очрашулар истәлеге итеп, тыл хезмәтчәненә фотоколлаж тапшырдылар.