9 нчы май көнне Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Интернат-йорт директоры тыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм озын гомер теләде. Шулай ук бу көнне социаль хезмәт алучылар башкаруында шигырьләр һәм җырлар тыңланды.
Соңыннан интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр сугыш вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.