Тукай районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үзизоляциянең беренче сменасы ахырына якынлашты. Хезмәткәрләр үзләре әйтүенчә, яшәүчеләрнең иминлеге өчен алар барлык кыенлыкларны да: физик һәм эмоциональ йөкләнешне дә, арыганлык та, якыннары белән вакытлыча аерылышуны да җиңел кичерделәр. Смена дәвам иткән бу ике атна дәвамында белгечләр тагын да зирәгрәк, сабыррак булырга өйрәнде һәм якынайды.
«Без бер-беребезгә ярдәм күрсәткән өчен, ә безнең карамактагыларга – үзизоляция режимын үтәгәннәре һәм безне аңлаганнары өчен рәхмәтлебез», – дип уртаклаша интернат-йорт хезмәткәрләре. Алар шулай ук авыр вакытларда аларга ярдәм күрсәтүчеләргә дә рәхмәтле.