«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә концерт программасы әзерләделәр

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Җиңү көнен ел саен билгеләп үтәләр.

Приютта тәрбияләнүчеләр концерт программасы әзерләделәр, бию номерлары һәм шигырьләр укыдылар, Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Никифоровна Куприяновадан котлау сүзләре язылган видеоролик карадылар. Балалар һәм тәрбиячеләр һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Ветераннар буыны китә, безнең бурыч – Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи истәлекне саклап калу», – диләр приют тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International