Бөек Ватан сугышында Җиңү – халкыбызның батырлыгы һәм даны, ә 9 Май барыбыз өчен дә изге бәйрәм булып кала.
Бу көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр традиция буенча, парад киемнәре киеп, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, илебезне саклап калган батыр солдатларның батырлыгы турында җырлар җырладылар.
Соңыннан хезмәткәрләр тәрбияләнүчеләр белән бергә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.