9 нчы май көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Социаль хезмәт алучыларның иртәсе котлаулар һәм патриотик музыка тыңлау белән башланып китте. Иртәнге аштан соң барлык теләүчеләр интернат-йорт территориясендә узган импровизацияләнгән бәйрәм йөрешенә чыктылар. Социаль хезмәт алучылар бер-берсен котладылар, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр, Җиңү тәрәзәләре янында фотога төштеләр.
Шулай ук интернат-йорт хезмәткәрләре «Сугыш еллары җырлары» дигән темага «Көйне танып бел» дигән музыкаль уен әзерләделәр.