Кама Аланы психоневрология интернатының хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар «Хәтер бакчасы» дигән бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Акция кысаларында учреждение территориясендә 42 сирень куагы утыртылды. Һәр агач – хәтер һәм тыныч күк өчен рәхмәт символы.
Шулай ук Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан интернатта «Россиянең хәрби даны» дигән рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.