Чүпрәле районында сугышта катнашучыларга бүләкләр тапшырылды

2020 елның 12 мае, сишәмбе

«Сезгә, якыннарыбыз» акциясе кысаларында Җиңү волонтерлары һәм Чүпрәле районы волонтер-медиклар Бөек Ватан сугышында катнашкан биш кеше янына бардылар.

Җиңү юбилее уңаеннан ветераннарга бүләкләр тапшырдылар, ә агитбригада өлкәннәр өчен сугыш еллары җырларын башкарды. Ветераннар яшь буынга игътибар һәм оештырылган бәйрәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International