«Юлдаш» интернат-йортында Җиңү көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 12 мае, сишәмбе

9 нчы май көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү көненә багышланган чаралар узды. Үзизоляция режимына карамастан, изге бәйрәмгә җаваплы итеп әзерләнделәр.

Бу бәйрәм көнендә интернат-йорт территориясендә фотозона оештырылды, анда теләгән һәркем көн дәвамында фотога төште, беседкада татлы ризыклар белән чәй табыны артында дуслар белән аралашырга, сугыш еллары җырларын тыңларга мөмкин иде.

Интернат-йортта яшәүче сугыш ветераннары да игътибарсыз калмады. Көн буе алар адресына ихлас котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге агитбригадасы хезмәткәрләрне һәм яшәүчеләрне искиткеч концерт белән шатландырды.

Шулай ук интернат-йорт «Россия флаглары. 9 май» бөтенроссия флешмобына да кушылды. Патриотик акция кысаларында интернат-йорт бинасы триколор белән бизәлгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International