9 нчы май көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган кечкенә демонстрация узды.
Интернат-йорт карамагындагылар һәм хезмәткәрләр һәлак булган солдатларга һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Шуннан соң Минзәлә мәдәният йорты агитбригадасының бәйрәм концерты булды. Социаль хезмәт алучылар һәм интернат-йорт хезмәткәрләре бик теләп сугыш еллары җырлары җырладылар һәм яраткан көйләренә биеделәр.