Мамадыш интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладылар

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Хәзерге вакытта Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ике тыл хезмәтчәне – Нургали Гайфетдин улы Шиһабиев һәм Миңсылу Шиһап кызы Бариева яши.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан интернат-йорт хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладылар һәм аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән открыткалар һәм бүләкләр тапшырдылар. Өлкән яшьтәге кешеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International