Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне тормышка ашыруны дәвам итәләр.
Шушы көннәрдә «Развивайка» клубы эшчәнлеге кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган дәрес узды.
Комплекслы үзәк психологы тарафыннан оештырылган һәм үткәрелгән чара «Җиңү салюты» дип аталды. Дәрес вакытында арт-терапия кулланылды – бу психологик коррекциянең бик яхшы ысулы.
Балалар пластилин белән эшләделәр, шул ук вакытта вак моториканы, хәрәкәтләрне координацияләүне, сөйләм күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен, хәтернең психик процессларын камилләштерделәр. Һәркемгә таныш материал ярдәмендә балалар чын Җиңү көнен сурәтләделәр.