Зәйдә ветераннарга хәйриячедән бүләкләр тапшырылды

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Зәй районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына хәйрияче исеменнән бүләкләр тапшырылды.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 22 ветеранга «Фаберлик» компаниясенең төбәк вәкиле Оксана Гыйльманова исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Ветераннар өчен җылы котлау сүзләре һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый хәйрия акциясе Оксана Гыйльманова инициативасы белән ел саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International