«Родник» үзәге белгечләре тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ветераннары йортларында тәртип урнаштыралар

2020 елның 8 мае, җомга

9 нчы Май алдыннан Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга аерым игътибар бирәләр.

«Чиста тәрәзәләр», «Чиста ишегалды», «Ветераннар янәшәдә яши» акцияләре кысаларында социаль хезмәткәрләр өйләрдә һәм йорт яны территорияләрендә тәртип урнаштыралар. Мондый ярдәм инде традициягә әверелде.

Быел, яңа коронавирус йогышы белән бәйле хәл аркасында, гражданнарга барлык хезмәтләр барлык саклык чараларын үтәп күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International