Түбән Каманың «Веста» үзәгендә Хәтер шәмнәре кабызалар

2020 елның 9 мае, шимбә

9 майда илебез изге бәйрәм – Бөек Җиңү көнен билгеләп үтә. Бу көн безнең барыбызга да тыныч күкнең бабаларыбызның батырлыгы булуын искә төшерә.

9 Май алдыннан бөтен Россия буйлап тематик акцияләр уза, төрле проектлар тормышка ашырыла. Шундый акцияләрнең берсе – «Хәтер шәме». Ел саен үткәрелә торган патриотик акция дә быел коронавирус пандемиясе аркасында үзенең гадәти форматын алыштырды.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре бу акциягә кушылдылар һәм бүген 21.00 сәгатьтә татарстанлылар, алар белән бергә, Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә, шәмнәр кабызырлар дип өметләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International