Минзәлә интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен 9 Май белән котладылар

2020 елның 8 мае, җомга

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Ирина Исмәгыйлева учреждениедә яшәүче ветераннарны бәйрәм белән котлады.

Василий Гриневка һәм Хәмидә Вафинага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Интернат-йорт директоры тыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International