Минзәлә комплекслы үзәге белгечләре ветеран белән бергә агач утырттылар

2020 елның 8 мае, җомга

7 май көнне «Ветеран белән якшәмбе көне» проекты кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре «Җиңү бакчасы» акциясендә катнаштылар.

Комплекслы үзәк хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Евгений Васильевич Зыковның йорт яны территориясен төзекләндерү белән мәшгуль иделәр. Евгений Васильевич агач утыртуда бик теләп катнашты, социаль эш буенча белгечкә һәртөрле ярдәм күрсәтте.

Җиңү көне алдыннан ветеранга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International