Бөек Җиңү көне алдыннан Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Рәисә Сергеевна Горшенина янына бардылар.
Ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр һәм Георгий тасмасы тапшырдылар.