Зәй ветераннарына бүләкләр тапшырыла

2020 елның 8 мае, җомга

Барлык ветераннар өчен дә Җиңү көне елда иң мөһим бәйрәм булып тора. Бәйрәм кәефе тудыру һәм һәр ветеранга рәхмәт белдерү өчен, Зәй районында геройларны адреслы котлау оештырылды.

Бүген Зәй районы башлыгы урынбасарлары Валерий Акатьев һәм Елена Недошивина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Эльмира Хуҗина ветераннар янына бардылар һәм аларга республика президенты, район башлыгы, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов һәм хәйриячеләр исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар ветераннарга Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре һәм сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International