«Ялкын» приюты балалары 9 Майга җыр сәхнәләштерделәр

2020 елның 8 мае, җомга

Җиңү көне алдыннан Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Шул яз турында» дигән җырны сәхнәләштерделәр.

Иҗат эше алдыннан, балаларны Бөек Ватан сугышы белән таныштыру буенча зур эш алып барылды: фильмнар күрсәтү, акцияләрдә, проектларда катнашу, китаплар уку, якташларыбыз хәтирәләре һәм сугыш еллары җырлары белән танышу.

Балалар үзләренең иҗади чыгышлары белән геройларга тынычлык хакына бөек батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International