Аксубай районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты

2020 елның 8 мае, җомга

Бүген Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов Аксубайда яшәүче Нина Александровна Телешеваны Җиңү көне белән котлады.

Нина Александровна 1922 елда ТАССРның Чистай кантоны Савгач авылында туа. Кызыл Армия сафларына ул 1942 елның 8 мартында алына. Фронт юлы Калинин фронты аша уза, сержант-телеграфист исемендә ул Мәскәү өлкәсен, Белоруссияне, Литваны азат итүдә катнаша.

Сугыштан соң Нина Александровна пенсиягә кадәр Аксубай урта мәктәбендә немец теле укытучысы булып эшли, ә 2015 елда аңа Аксубай районының Мактаулы гражданины исеме бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International