«Веста» үзәгендә «Без бөтен планетада тынычлык яклы!» конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 9 мае, шимбә

Россиядә Хәтер һәм дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Без бөтен планетада тынычлык яклы!» рәсем конкурсы оештырылды. Анда 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәр булган 12 балигъ булмаган бала катнашты.

Конкурсны үзәкнең социаль педагогы Елена Макарова үткәрде. Ул шулай ук балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләде, ә балалар тыныч күк һәм ирек өчен көрәшкән туганнарының тарихлары һәм батырлыклары белән уртаклаштылар.

Социаль педагог балаларга «#Окна_Победы» бөтенроссия акциясенә кушылырга һәм фатир һәм йортлардагы тәрәзәләрне рәсемнәр белән бизәргә тәкъдим итте. Бүген балалар рәсемнәре Түбән Кама халкына Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыгы турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International