Минзәлә интернат-йорты патриотик акциягә кушылды

2020 елның 8 мае, җомга

Быел «Георгий тасмасы» акциясе 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Аның максаты – ватанпәрварлык, ватаныбызның тарихи үткәненә карата кызыксыну һәм хөрмәт, үз халкының гореф-гадәтләренә сакчыл караш тәрбияләү.

Патриотик акциягә Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да кушылды. 7 май көнне учреждение карамагындагы һәр кешегә Георгий тасмасы тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International