Татарстан эшкуарлары аз тәэмин ителгән гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтүне дәвам итәләр

2020 елның 8 мае, җомга

7 май көнне Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре аз тәэмин ителгән 10 гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

Гаиләләргә хәйрия ярдәмен «Громада» сәүдә үзәге директоры, шәхси эшмәкәр Д.Э. Бәйрәмов күрсәтте.

Комплекслы үзәк белгечләре гаиләләргә өйләреннән чыкмаска, үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген сакларга киңәш иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Республикада татарстанлыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык иҗтимагый инициативаларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» массакүләм хәрәкәте берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International