Минзәлә интернат-йорты карамагындагылар иртәне зарядка белән башлыйлар

2020 елның 8 мае, җомга

Менә инде берничә ел дәвамында Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәр иртә зарядка белән башлана. Үзизоляция вакытында да традицияләрне үзгәртмиләр.

Көн саен билгеләнгән вакытта социаль хезмәт алучылар иртәнге разминкага җыела. Аларны шәфкать туташы Розалина Ишимбаева каршы ала, аның җитәкчелегендә яшәүчеләр күнегүләр комплексын башкаралар.

Мондый дәресләр кешеләргә тонуста калырга ярдәм итә, кәефне яхшырта. Саф һавада үткәрелгән зарядка социаль хезмәт алучыларга тагын да күбрәк уңай эмоцияләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International