Минзәлә интернат-йортына азык-төлек һәм шәхси саклану чаралары тапшырылды

2020 елның 8 мае, җомга

Билгеле булганча, Татарстанда барлык социаль хезмәт күрсәтүче стационар учреждениеләр вакытлыча үзизоляция режимына күчерелде. Яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан тиешле йөкләмәне президент Р.Н. Миңнеханов бирде.

Бу катлаулы вакыт бизнес, хакимиятне, иҗтимагый оешмаларны һәм аеруча мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәргә әзер булган барлык битараф булмаган татарстанлыларны берләштерде. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында көн саен Татарстанда меңләгән волонтер һәм йөзләгән эре компания кешеләргә ярдәм итә.

Шушы көннәрдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да шундый ярдәм алды. Муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев җитәкчелегендә учреждение хезмәткәрләренә хәйрия ярдәме тапшырылды.

Шулай итеп, интернат-йортка матраслар, шулай ук азык-төлек товарлары, битлекләр китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International