Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Чиста ишегалды» акциясенә кушылдылар. Ул көнкүрешен, яшәү шартларын, шулай ук социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның кәефен яхшыртуга юнәлдерелгән.
Акция кысаларында социаль хезмәткәрләр шәхси секторда яшәүче социаль хезмәт алучыларның йорт яны территорияләрен җыештыруда катнаштылар. Өлкән яшьтәгеләр әлеге ярдәмне рәхмәт белән кабул иттеләр.