Яңа Чишмә районы башлыгы ветераннарга 9 Май уңаеннан бүләкләр тапшырды

2020 елның 8 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Татарстанның барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә ветераннарны хөрмәтлиләр.

Яңа Чишмә районында сугыш ветераннары Хәниф Зарипов һәм Мансур Габбасовны якынлашып килүче бәйрәм белән район башлыгы Вячеслав Козлов котлады. Ул өлкәннәргә бәйрәм открыткалары, бүләкләр һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International