Яңа Чишмә районы волонтерлары ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар

2020 елның 8 мае, җомга

«Сезгә, якыннарыбыз!» акциясе кысаларында волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлыйлар.

Акциягә Яңа Чишмә районы волонтерлары да кушылды. Алар ветераннарга азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Билгеләп үтик, «Сезгә, якыннарыбыз!» социаль әһәмиятле акция Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында тормышка ашырыла. Проектта Татарстан волонтерлары да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International