Бөек Җиңү көне алдыннан «Сезгә, якыннарыбыз!» дигән социаль әһәмиятле акция старт алды. Ул Россиянең 84 субъектында «Без бергә» бөтенроссия акциясе кысаларында тормышка ашырыла.
Әлеге акция барышында волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйлар һәм аларга бүләкләр тапшыралар. Проект хәйрия акчаларына тормышка ашырыла.
Акциягә Татарстанның Апас муниципаль районы волонтерлары да кушылды. 9 Май алдыннан алар районда яшәүче сугыш ветераннарын хөрмәтлиләр.