Татарстанда ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә

2020 елның 8 мае, җомга

Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар.

Бәйрәм геройларын район башлыгы Валерий Чершинцев, табиб-волонтерлар һәм яшь армиячеләр котлады. Бөек Ватан сугышы ветераннарына чәчәкләр, бүләкләр һәм юбилей медальләре тапшырылды. Алар өчен шулай ук күчмә концерт программасы да оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International