ТР Хезмәт министрлыгы социаль приютларның иң яхшы тәрбиячеләрен билгеләячәк

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбиячеләрнең әһәмиятен һәм абруен күтәрү, аларның һөнәри осталыгын арттыру, иң яхшы педагогик тәҗрибәне, балалар белән эшләүнең алдынгы технологияләрен ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» исеменә республика конкурсы уздыра.

Конкурста учреждениеләрдә эш стажы кимендә 3 ел булган балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячеләре катнаша.

Конкурсны үткәрү этаплары:

I этап 2020 елның 1 сентябреннән 16 сентябренә кадәр үткәрелә. Беренче этап җиңүчесе турында карар хезмәт коллективының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кабул ителә. Этап нәтиҗәләре буенча номинантларның конкурс материаллары формалаштырыла, алар конкурс комиссиясенә 2020 елның 18 сентябреннән 30 сентябренә кадәр җибәрелә (Нигезләмәне карагыз).

II этап 2020 елның 1 октябреннән 15 октябренә кадәр үткәрелә. Конкурс материалларын карау һәм бәяләү нәтиҗәләре буенча өченче этапның биш катнашучысы билгеләнә.

Конкурсның III этабы 16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда үткәрелә. Номинантлар тарафыннан бер төркем балалар белән ачык дәресләр-презентацияләр үткәрелә, шулай ук тәрбияче үзенең портфолиосын бирә.

Конкурсның өченче этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә.

Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне координатордан – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә алырга мөмкин: 420107, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, тел./факс 236-48-50, e-mail: rrc.org@bk.ru («Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» билгесе белән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International