«Шатлык» үзәгендә тылсымлы тәҗрибәләр куялар

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Үзизоляциягә карамастан, Зәй муниципаль районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеклы үзәге психологлары мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә «Развивайка» клубы эшчәнлеге кысаларында чираттагы дәрес узды. Үзәк психологы үткәргән һәм оештырган дистанцион дәрес «Тылсымлы тәҗрибәләр» дип аталды.

«Развивайка» клубының төп эшчәнлеге – мөмкинлекләре чикле балаларның тормыш сыйфатын күтәрү, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү.

Балалар әти-әниләре белән бергә, салфеткалар, кәгазь сөлгеләр, су һәм фломастерлар кулланып, кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр. Читтән аралашуга карамастан, мавыктыргыч дәрес балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International