Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең «Әни+сабый» клубы кысаларында 29 апрельдә узган онлайн-дәрес төймәләр белән эшләүгә багышланган иде.
Онлайн-очрашу башында социаль педагог Әлфия Хөснетдинова әниләргә төймәләрнең балаларның физик һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итә алуы турында сөйләде. Ул шулай ук вак-төяк предметлар белән барлык дәресләр һәм уеннар өлкәннәр күзәтүе астында гына узарга тиешлеген искәртте.
Аннары белгеч әниләргә балалар белән булган төймәләрне карарга һәм төрле уеннар уйнарга тәкъдим итте. Дәреснең йомгаклау өлешендә балалар әниләре белән кул эшләнмәләре ясадылар.