«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләргә COVID-19 турында сөйләделәр

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә COVID-19 яңа коронавирус йогышы һәм саклык чаралары турында сөйләделәр.

Шәфкать туташы балаларга авыр вакытта кешеләргә ярдәм итә торган табиблар, волонтерлар, коронавирусны җиңү өчен төрле тикшеренүләр үткәрә торган галим-вирусологлар турында сөйләде.

Аерым игътибар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга бирелде. «Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы көчен арттыра. Сәламәт режимны саклагыз, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашагыз», – дип киңәш итте балаларга шәфкать туташы Ольга Комарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International