Коронавирус пандемиясе вакытында Кукмара муниципаль районында 65 яшьтән өлкән кешеләрдән һәм үзизоляция яки карантин саклаган мохтаҗ гражданнардан шалтыратулар кабул итү өчен кайнар линия эше оештырылган.
«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өзлексез шалтырату кабул итү һәм кешеләргә тиз арада җавап бирү өчен кизү торалар. Кайнар линия эшләү дәверендә 150дән артык шалтырату кабул ителде.
Май бәйрәмнәрендә гражданнарга азык-төлек һәм даруларны өзлексез китерү өчен кайнар линия үз эшен дәвам итәчәк.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар линия) монда карагыз >>.