Республика ресурс үзәгендә ведомствоара онлайн-семинар узды

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

29 нчы апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә «Авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү» дигән семинар узды.

Семинар дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып оештырылды һәм үткәрелде. Чараның спикерлары булып профилактика субъектлары системасының әйдәүче белгечләре чыгыш ясады.

Семинар балалар һәм гаилә иминлеге проблемаларын хәл итү буенча һөнәри берләшмәнең тырышлыгын берләштерүгә ярдәм итте.

Әлеге чарада республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре җитәкчеләре һәм белгечләре – барлыгы 122 кеше катнашты.

Семинар нәтиҗәләре буенча онлайн-сораштыру үткәрелде, ул чараның нәтиҗәлелеген һәм әлеге теманы алга таба да яктыртуны дәвам итү кирәклеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International