Татарстанда бушлай азык-төлек җыелмалары алачак гражданнар категорияләре билгеләнде

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, азык-төлек җыелмалары алачак мохтаҗ гражданнар категорияләре билгеләнде:

- Җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан (8 938 сум) түбән булган гаиләләрдән 8 яшьтән олырак балалар;

- Ата-аналарның берсе алимент түләүдән баш тарткан һәм җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдәге балалар;

- Опека буенча вазыйфалар түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр;

- Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр;

- Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар;

- Ата-аналары үзмәшгульлек белән шөгыльләнгән яисә кризистан аеруча зыян күргән тармакларда шәхси эшмәкәрлек башкарган балалар.

Әлеге азык-төлек тартмаларын татарстанлылар айга ике тапкыр, ике ай дәвамында алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International