Бүген татарстанлылар бер сәгатькә азрак эшли

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче майЯз һәм Хезмәт бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 10 июлендәге 875 номерлы «2020 елда ял көннәрен күчерү турында» карары нигезендә 2020 елда ял көннәре күчерелде:

4 гыйнвар шимбәсеннән 4 май дүшәмбегә;

5 гыйнвар якшәмбедән 5 май сишәмбегә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә.

Шулай итеп, 2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 1-5 нче май ял көннәре булачак. 30 апрельдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International