«Ярдәм янәшә!» акциясе кысаларында Тукай районының 627 гаиләсе азык-төлек җыелмалары алачак

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районында булды. Республика башлыгы «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә кушылган волонтерлар белән очрашты.

Волонтерлар президентка акция кысаларында мохтаҗларга китереләчәк азык-төлек җыелмаларын күрсәттеләр. Алар җыелмаларын өләшә башлады инде.

Тукай районының 627 гаиләсе азык-төлек тартмалары рәвешендә ярдәм алачак. Муниципаль район хакимияте де шундый 100 җыелма әзерләгән.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенә Татарстанның 60 меңнән артык волонтеры, шулай ук хәйриячеләр, эре предприятиеләр һәм кече бизнес, коммерцияле булмаган оешмалар һәм битараф булмаган татарстанлылар кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International